news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Меркель яһүдләр һәм мөселманнарны алман җәмгыятенең аерылгысыз өлеше, дип белдерде

Канцлер Германиядә милләтләрне кысрыклау күренешләрен булдырмау турында әйтте.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Яһүдләр һәм мөселманнар - алман җәмгыятенең аерылгысыз өлеше. Ангела Меркель Германиядә дискриминация күренешләрен булдырмау турында әйтте. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә.

"Германиядә яшәүче христианнар һәм атеистлар кебек үк, яһүдләр һәм мөселманнар да безнең җәмгыятьнекеләр, - диде Бундестагта канцлер Ангела Меркель. - Алман җәмгыятеннән аерым төркемнәрне төшереп калдыру мөмкин түгел".

Германия канцлеры Хемниц шәһәрендә, бер мигрантның алман кешесен үтерүе аркасында тәртипсезлек башлануы белән бәйле рәвештә, халыкның борчылуын аңлавын әйтте. Меркель Конституциядә кешенең намусын һәм дәрәҗәсен саклау турындагы беренче маддәне искәртте. «Төп законны бозучы - безнең дәүләтнең нигезен боза", - диде Меркель.

2018 елның апрелендә Бундестагта, Ангела Меркель тәкъдиме белән, тулысынча гәүдәне һәм битне каплый торган мөселман киемен (никаб) Германиядә тыю турындагы закон проектын хуплаган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot