news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мэрия Казанның кайбер мәктәпләрендә эвакуация булуын хәбәр итте

Мэрия Казанның кайбер мәктәпләрендә эвакуация булуын хәбәр итте
Фото: © "Татар-информ"

Пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң Казан мәктәпләренең кайберләрендә эвакуация булды. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә хәбәр иттеләр.

«Дуслар, мәктәпләр буенча сорауларны күрәбез: иминлек максатларында кайбер мәктәпләрдә эвакуация үткәрелде. Балаларны вакытлыча подвалларга озаттылар», - диелә Башкарма комитетның социаль челтәрләрендә.

Мэриядә укучыларны күрсәтмәләр булганчы яшеренгән урыннарыннан җибәрмәячәкләр дип ышандырдылар һәм ата-аналарны шунда ук килергә һәм балаларны алырга омтылмаска чакырдылар.

«Әгәр балаларны мәктәптән алырга кирәк булса, сезгә мәктәптән телефон аша хәбәр итәчәкләр. Элемтәдә калыгыз», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Искәртик, бүген иртән Казанның өч районында торак йортлар пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булды. БПЛА бәрелүдән соң янгын чыккан «Лазурные небеса» торак комплексына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин килде. Территориядә оператив хезмәтләр эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot