Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мэрия: Казанда Бөек Ватан сугышының барлык ветераннары да торак белән тәэмин ителде
Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышы катнашучыларының гаиләләре арасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган гаиләләр юк. Бу хакта Казан шәһәре Думасы сессиясендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
Соңгы өч елда мохтаҗ гаиләләргә торак сатып алу өчен 34 миллион сумга якын субсидия бүлеп бирелгән.
Сәгыйтова шулай ук ветераннарның фатирларын ремонтлау эшләрен иганәчеләр ярдәме белән район администрацияләре башкара, дип искәртте. Соңгы өч елда 17 фатирда ремонт ясалган.
Хәзерге вакытта Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе блокадалы Ленинградта яшәгән кешенең фатирын ремонтлау мәсьәләсен хәл итә. Эшләрне 9 майга кадәр төгәлләргә тиешләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз