Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мэрия: Казан җылылык белән тулысынча тәэмин ителде
Якшәмбе көнне Торак-коммуналь хуҗалык комитеты кайнар линиясенә мөрәҗәгатьләр башка көннәрдәгегә караганда биш мәртәбә азрак килгән.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Казан җылылык белән тулысынча тәэмин ителде. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Бүген шәһәрнең барлык социаль объектлары һәм торак фондына җылы бирелде», - диде докладчы.
Якшәмбе көнне Торак-коммуналь хуҗалык комитеты кайнар линиясенә һәм «Ачык Казан» системасына мөрәҗәгатьләр башка көннәрдәгегә караганда биш мәртәбә азрак килде, дип искәртте Гыйниятуллин.
14 көн эчендә кайнар линиягә 1741 мөрәҗәгать килде. Бу узган елга караганда, 24 процентка азрак, диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз