news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мэрия Казан үзәгендә юлда зур чокыр барлыкка килүгә аңлатма бирде

Казан үзәгендә юлда гадәттән тыш хәл белән бәйле вәзгыятьне мэриядә шәрехләделәр. Исегезгә төшерәбез, Шмидт урамындагы җәяүлеләр кичүе янында чокыр барлыкка килгән, аңа җиңел автомобиль төшеп киткән.

«Татар-информ»га мэриядә сөйләүләренчә, бу участокта газ белән тәэмин итү челтәрләре һәм җылылык трассалары уза.

«Мәгълүмат оператив рәвештә профильле хезмәтләргә тикшерү һәм кирәкле торгызу эшләре үткәрү өчен тапшырылды. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында бу урын киртәләп алыначак», – дип җавап бирделәр агентлыкка мэрия матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot