news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мергасов йортында яшәүчеләрнең тормышын тамашачыларга күрсәтәсе килде - Радмила Хакова

Казанда “Мергасов йорты” спектакленең премьерасы узды.

Мергасов йортында яшәүчеләрнең тормышын тамашачыларга күрсәтәсе килде - Радмила Хакова
Михаил Захаров

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 25 август көнне “Угол” театраль лабораториясе бинасында “Мергасов йорты” спектакленең премьерасы узды. Мергасов йортында яшәүчеләрнең тормышы заманча техник мөмкинлекләр аша тамашачыга тәкъдим ителде. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә сценарий авторы Радмила Хакова әйтте.

Билгеле булганча, спектакльнең эскизы "Город АРТ-подготовка" театраль лабораториясе тарафыннан май аенда күрсәтелде. Спектакльнең режиссеры - Вера Попова. Текстларны шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән журналист Радмила Хакова әзерләгән. Композитор – Владимир Раннев. Рәссам – Ксения Шачнева.

“Шушы йортта яшәгән кешеләрнең язмышлары турында мәгълүмат тупладык. Китапханәләрдә сакланган хатларны укыдык, әлеге йортта яшәүчеләр белән аралаштык. Кави Нәҗми һәм Дзержинский урамнары чатында урнашкан, Черек күлгә карап торган яшел зур йортны халык телендә “Мергасов йорты” яки “Куркыныч яшел йорты” дип атыйлар. Шәһәр үзәгендә торган әлеге йорт туристлар өчен дә кызыклы, аның тарихын белергә теләүчеләр күп. Инстаграм челтәрен карасагыз, барысы да әле йорт янында төшкән фотосүрәтләрен урнаштыра”, - диде Радмила Хакова.

Тамашачыларга рәссам Виктор Тимофеев һәм Радмила Хакова сөйләгән “Рәхәт” кунакханәсенә тукталган кыз бала монологын тәкъдим ителде. Йолдыз Миңнуллина белән Евгений Скрипачевлар шушы йортта яшәгән Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмованың сагышлы мәхәббәт тарихын күрсәтте.

“Миңа ошады, сюжеты бик кызыклы. Гадәти спектакльләргә бөтенләй ошамаган, артистлар да оста уйнады. Аңларга авыр, чөнки тарихы белән бәйле. Бик күп сораулар җавапсыз калды. Әлеге йорт тарихы хакында укып кына белә идем, хәзер кечкенә генә өлешен күрдем. Мергасов йортын “язучылар йорты” дип тә атаганнар: монда танылган әдипләр Кави Нәҗми белән Абдулла Алиш, Ибраһим Гази яшәгән”, - диде тамашачы Алсу Гөбәйдуллина.

  • Мергасов йорты - күчеш архитектурасы үрнәге: йорттагы түр баскычлы классик симметрик композицияне тыйнак бизәкләр һәм почмаклардагы озын балконнар аралаштыра – болар төзелешнең авангард стилен ассызыклап тора.
  • Мергасов йорты 1928 нче елда торгызыла. Ул чорда шәһәрдә торак кризисына каршы күпфатирлы йортлар төзелгән. Бу йортның архитекторы кем булуы төгәл билгеле түгел: әллә “Трудовые резервы” стадионы, Лобачевский урамындагы СССР Фәннәр Академиясе филиалы бинасының “атасы” Петр Сперанский яки Казанның төп архитекторы Дмитрий Федоров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100