Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мерц Россия-Украина сөйләшүләре башланыр алдыннан килешү төзүнең мөһимлеген искәртте
Германия канцлеры Фридрих Мерц Россиянең Украина белән диалогка әзер булуы турындагы сигналларны уңай бәяләде, әмма иң элек утны туктатып, вакытлы килешү төзергә кирәклеген билгеләп үтте.
«Әгәр Россия ягы хәзер диалогка әзер булуын белдерә икән, бу, барыннан да элек, уңай сигнал. Әмма бу гына җитәрлек түгел», - диде Мерц. Бу хакта Германия Министрлар Кабинеты сайты яза.
Канцлер сүзләренчә, диалогны дәвам итү өчен Мәскәү утны туктатуга ризалашырга тиеш, шуннан соң, аның фикеренчә, сөйләшүләр үткәрү мөмкин булачак.
Элегрәк Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган РФ Президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкән вакытта, Истанбул мәйданчыгын бирергә әзер булуын искәртеп, Россия лидерының Истанбулда Россия белән Украина арасындагы турыдан-туры сөйләшүләрне яңадан башлау турындагы тәкъдимен хуплаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз