news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мэр Илсур Метшинга ИТ-паркта виртуаль чынбарлык күзлеген тәкъдим иттеләр

Казан мэры ИТ-парк холлында урнаштырылган экспозиция белән танышты, SEO-конференциягә багышланган күргәзмәгә килүчеләр белән аралашты

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан мэры Илсур Метшин, SEO-конференциядә катнашучыларны сәламләр һәм эре ИТ-компания вәкилләре белән очрашыр өчен, ИТ-паркка килде. Технопаркта кунакны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ИТ-парк директоры Антон Грачев каршы алды.

ИТ-паркның беренче катында Роман Шәйхетдинов Казан мэрына "Иннополис" төзелеше турында сөйләде һәм масштаблы макетта яңа шәһәрнең төп элементлары буенча шәрехләмә бирде.

Илсур Метшин ИТ-парк холлында урнаштырылган экспозиция белән танышты, SEO-конференциягә багышланган күргәзмәгә килүчеләр белән аралашты. Мэр стендларның берсендә тәкъдим ителгән виртуаль чынбарлык күзлеге белән аеруча кызыксынды. Ул күзлекне киеп карады һәм аңардан канәгать калды. Күзлекләр җитешетерүче "Fibrum" компаниясе вәкилләре Илсур Метшинга виртуаль чынбарлыкка чуму комплектын бүләк итте.

Экспозиция белән танышканнан соң, Илсур Метшин эре ИТ-компанияләр вәкилләре белән очрашты, дип хәбәр ителгән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында.

Фотосурәт http://mic.tatarstan.ru сайтыннан алынды.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100