news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мэр Илсур Метшин Россиянең 9 шәһәрендә яшәүчеләр арасында җылылык алмаша торган спорт автоматын сынап кайтты

Бүген Татарстан башкаласында махсус спорт автоматы эшли башлады

 (Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Бүген Казанда махсус спорт автоматы эшли башлады, ул Россиянең 9 шәһәрендә яшәүчеләр арасында җылылык алмашу өчен булдырылган. Спортомат “Олимпия үзгәрешләре” проекты кысаларында эшләтеп җибәрелгән. Механизмның эшен Казан мэры Илсур Метшин сынап кайтты.

Шәһәр җитәкчесен РФ Дәүләт Думасының Физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары, Россия Олимпия комитетының генераль сәркатибе, ТР Олимпия советы рәисе Марат Бариев, Казан каласы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов озата йөрделәр.

Җылылык алмашу өчен булдырылган аппаратның эшен титуллы спортчылар – Наилә Гыйләҗева, Светлана Демина, Ирек Зиннуров, Анастасия Колесникова, Василий Мосин, Сергей Демин сынап карадылар. Аларга Казанда узган халыкара спорт чаралары эшендә катнашкан волонтерлар кушылды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Бауман урамы, 50/51 аресы буенча эшли башлаган спорт автоматы 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына калган вакытны исәпләү стеласы янында үз эшен башлады: ул акциядә катнашучы башка шәһәрләрдә яшәүчеләр белән җылылык алмашу мөмкинлеге бирә. Мондый спортоматлар Россиянең 9 шәһәрендә урнаштырылган: Мәскәү, Самара, Уфа, Омск, Ростов-на-Дону, Томск, Новосибирск, Екатеринбург һәм Санкт-Петербург.

Җылылыкны җибәрү өчен, шәһәрне сайларга һәм 30 секунд эчендә шул урында йөгерергә кирәк. Җылылык җыелу белән, ул сез сайлаган шәһәргә юлланачак. Шуннан соң автомат “истәлеккә” фотога төшерә. 30 секунд эчендә башка шәһәрдән җибәрелгән җылылыкны тою өчен, автоматтагы “җылынырга” төймәсенә басарга кирәк. Бу вакытта автомат шулай ук катнашучыны фотога төшерә һәм аңа уникаль номер бирә, аның ярдәмендә ул үзен һәм аның белән җылылык белән бүлешкән кешене проектның сайтында таба ала.

Илсур Метшин спортчылар һәм волонтерлар белән аралашты, шулай ук спорт аппаратының эшен дә тикшереп карады. Шәһәр җитәкчесе мондый яңа җайланмаларның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалавын билгеләп үтте. Мондый инициативалар алга таба да булсын дигән теләген җиткерде, шәһәр хакимияте тарафыннан аларны булдыру ягыннан ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды. Соңыннан Казан мэры бәйрәмдә катнашучылар белән фотога төште һәм барысына да сәламәтлек теләде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: “Олимпия үзгәрешләре” проекты 2013 елның ноябрендә старт алган иде. Ул вакытта Мәскәү метрополитенында автомат барлыкка килде, ул теләгән һәркемгә 30 тапкыр чүгәләп торган өчен метрода йөрүгә бушлай билет бирә иде. Бер ай эчендә акциядә 11 мең пассажир катнашты. Проект турындагы видеоролик Россия һәм чит ил телеканалларында чыкты, YouTubeта 3 млн.нан артык тапкыр каралды. Идея бик популяр иде һәм Россиядә генә түгел, чит илдә дә игътибарны җәлеп итте.

Хәзер исә “Олимпия резервлары” күңел ачу формасында кешеләрне спорт аркылы берләштерү өчен уникаль автоматларны уйлап тапкан һәм аны тормышка ашырган авторларның иҗаты ярдәмендә проект россиякүләм проектка әйләнде.

Фотосурәт http://www.kzn.ru/ сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot