news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мэр Илсур Метшин Казан яһүдиләренә мөрәҗәгать итә

Республиканың һәм Казан шәһәренең баш раввины Ицхак Гореликка ул хат юллаган

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Казанның барлык яһүдиләрен Ханука бәйрәме белән котлап, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин республиканың һәм Казан шәһәренең баш раввины Ицхак Гореликка хат юллаган.

 

Мэриянең матбугат хезмәтеннән алынган шул хактагы хәбәрдә әйтелгәнчә, хатта түбәндәге юллар бар.

 

 “Сезне һәм барлык яһүдиләрне чын күңелдән Ханука бәйрәме белән котлыйм! Яхшылыкның яманлыкны, яктылыкның караңгылыкны җиңүен белдергән бу көнне Иерусалимны азат итү һәм аның баш гыйбадәтханәсен изгеләндерү истәлегенә, традицион рәвештә, шәмнәр кабызыла.

 

Күп гасырлар дәвамында Казан төп дөнья диннәре багланышлары үзәге буларак формалашты, төрле милләтләр культурасының ярашып үрелү, конфессияара килешүчәнлек үрнәгенә әйләнде. Дини җитәкчеләрнең һәм барлык конфессия вәкилләренең акыллы фикердә булулары сәбәпле, безнең шәһәребездә динара мөнәсәбәтләр үзара ышанычлылык ягыннан аерылып тора, уңай бәяләнә”, - дип, И.Метшин аларга сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм татулык тели.     

 

   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100