news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мэр Илсур Метшин Казан каласы мәшгульлек үзәгенең элеккеге директоры Валерий Корнеевка муниципаль бүләк тапшырды

Бүгенге “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шундый тантана булып алды, ә каралышка төп 3 мәсьәлә чыгарылган иде

 (Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә каралышка төп 3 мәсьәлә чыгарылды. Шуңа кадәр шәһәр башлыгы яше буенча лаеклы ялга чыккан Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү буенча мәшгульлек үзәгенең элеккеге директоры Валерий Корнеевка муниципаль бүләк тапшырылды.

Аерым алганда, И.Метшин шәһәр Башкарма комитеты һәм башкала Думасы исеменнән В.Корнеевка хезмәте өчен рәхмәт белдерде, “Казан файдасына хезмәт һәм фидакарьлек өчен” үзенчәлек билгесе белән бүләкләде. Хокук белгече буларак шуны әйтәм: Корнеев шәһәребездә торучыларның хокукларын кайгыртп эшләде, диде шул уңайдан мэр. В.Корнеев җавап чыгышында башкаланың мәшгульлек үзәгенең 20 еллык тарихы булуын, шәһәр хакимияте һәм районнардагы мәшгульлек үзәкләре белән берлектә эш җайга салынып алып барылуын билгеләп үтте һәм җитәкчелек ягыннан аңлау табылуына рәхмәтле булуын әйтте. “Мин беркая да китмим, шушы үзәк киңәшчесе буларак сафта калам”, - диде юбиляр.

Киңәшмәдә исә Казан шәһәренең күп балалы гаиләләренә җир участоклары бирү буенча гамәлдәге программаның тормышка ашырылуы, проблемалары, республика башкаласының янгын куркынычсызлыгы буенча торышы турында сүз булды. Шулай ук Яңа ел бәйрәмен каршылап тышкы бизәлеш буенча офислар, учреждениеләр һәм оешмалар арасында үткәрелгән “Казан утлары” конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot