Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мэр Илсур Метшин җитәкчелегендә Казан депутатлары хоры Казанның иң уңышлы "Ел хатын-кызлары" өчен җырлады
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” шәһәркүләм конкурсы җиңүчеләре билгеле булды
(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан ратушасында, 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Татарстан башкаласының иң уңышлы, иң күркәм гүзәл затларын хөрмәтләнде.
Казан каласы Думасы, шәһәр Башкарма комитеты, башкала ир-егетләре исеменнән мэр һәм Дума рәисе Илсур Метшин сәламләп, якынлашып килгән Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас котлады. “Бу көннәрдә хатын-кызларны котлар өчен матур сүзләр эзлибез, лаек эш-гамәлләребезне барлыйбыз... Сәламәтлеккә, бәхеткә тиенеп, мәхәббәткә төренеп яшәгез, хөрмәтле гүзәл затлар. Аналарга аеруча олы рәхмәт. Шәхсән мин үзем бәхетле угыл – әти-әнием исән-сау, көн дә хәлләрен белешеп торам”, - дип, өлкәннәр алдында бурычлы булуыбызны искәртте.
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” шәһәркүләм конкурсы җиңүчеләрен игълан иткәнче, ә бүген ратушада шул максаттан тантана оештырылган иде, мэр И.Метшин Казанда яшәп, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә хезмәтләре белән аерылып торган лаеклы хатын-кызларга республика һәм муниципаль бүләкләр, шулай ук гомер көзенә кергән 5 ветеран ханымга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы истәлегенә юбилей медальләре тапшырды.
Аерым алганда, быелгы “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” шәһәр конкурсының беренче этабында 9 номинация буенча 150дән артык заявка кабул ителгән булган. Нәтиҗәдә, төрле яшьтәге 13 гүзәл зат җиңүче дип игълан ителде.
“Хатын-кыз – ана” номинациясендә 6 шар балалы Динара Косач белән Наталья Игнатьева, “Хатын-кыз – мәдәнилек һәм рухилык” дигәнендә Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Резеда Исмәгыйлева, “Хатын-кыз – бизнес-леди” номинациясендә Казан сәяхәтләр бюросы директоры Елена Илькун җиңде. “Хатын-кыз – галимә” буларак Казан илкүләм тикшеренү технологик университетының 2 профессоры – Ольга Шипина һәм Рәисә Әхмәдьянова танылды, “Хатын-кыз – лидер” булып – ТИСБИ идарә университеты деканы Анна Найда.
“Язмышым – һөнәрем” номинациясендә җиңүче урынын 2 кеше бүлеште: “Казан Гипронииавиапром” ЯАҖ проектлар баш инженеры – бригада башлыгы Гүзәлия Гайсина һәм 7 нче клиник хастаханәсенең ревматология бүлеге мөдире Равия Мухина. “Хатын-кыз – ел үрнәге”нә “Күмәч-кондитер эшләнмәләре комбинаты” ААҖ икмәк-күмәч җиһазлары наладчигы Татьяна Гыймаева лаек дип табылды.
Өлкән яшьтәге ханымнар арасындагы “Өченче буын героинясы” номинациясендә бүләкләнүчеләрне исә зал аягүрә басып алкышлады: алар - 51 ел дәвамында “Казан вертолет заводы” ААҖдә җыючы-клёпкалаучы булып ирләр һөнәре буенча эшләүче Валентина Софьина белән Мәгариф хезмәткәрләре ветераннары советы һәм Сугышчан дус кызлар клубы әгъзасы, 1944-1946 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән Нина Леноринская.
Һәм, ниһаять, “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк” номинациясендә ТР Милли музееның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов хатын-кыз карашыннан җиңүче дип игълан ителде.
Шундый номинацияләрдә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы бүген гомуммәгълүм артистлар Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм сәхнә сәнгатенең башка вәкилләре чыгышлары белән үрелеп барды. Анда хәтта мэр һәм Казан каласы Думасы рәисе Илсур Метшин җитәкчелегендә Казан депутатлары хоры Казанның иң уңышлы хатын-кызлары өчен бер дигән итеп җырлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз