Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы мэры: Махсус операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә ярдәм итү – изге бурыч
Чаллыда «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм фонды филиалының системалы эше дәвам итә. Фонд эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе – социаль координаторлар – махсус операциядә катнашучыларга, аларның туганнарына һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтүче белгечләр эшчәнлеге.
Филиалның өлкән социаль координаторы Эльвира Мифтахова аппарат киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта шәһәрдә өч район хакимияте базасында гражданнарны кабул итүче сигез социаль координатор эшли. Ике ел эчендә фондка 7 494 мөрәҗәгать килгән, шуларның 7 485е хәл ителгән. Тугыз мөрәҗәгать тулысынча үтәлгәнче контрольдә кала.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев искәрткәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү шәһәр өчен өстенлекле бурыч булып тора. Ул билгеләп үткәнчә, ярдәм хәрби хәрәкәтләр зонасындагы солдатларга гына түгел, ә төрле сәбәпләр аркасында өенә кайтучыларга, шулай ук аларның гаиләләренә, балаларына, туганнарына һәм якыннарына да (һәлак булучыларның һәм хәбәрсез югалганнарның гаиләләрен дә кертеп) кирәк.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар инициативасы белән шәһәрдә ветераннар советы төзелде, аңа финанс һәм оештыру ягыннан ярдәм күрсәтелә.
«Ватанны саклаучылар» фонды, шәһәр ветераннар советы һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышлык күрсәтүне дәвам итәргә кирәк», - дип искәртте мэр.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү – факультатив эш түгел, ә безнең изге бурычыбыз. Күп әйберләр инструкцияләрдә һәм бюджетларда юк, әмма махсус хәрби операция шартларында тормыш үз кануннарын һәм кагыйдәләрен кертә, һәм без Ватанны саклаучыларның мәнфәгатен кайгыртып эш итәргә тиеш», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз