Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы мэры газ шартлаган биш катлы йорт подъезды турында: җимерелү куркынычы юк
Чаллы мэры Наил Мәһдиев 11/09 йортта булды, анда бүген икенче каттагы бер бүлмәле фатирда газ шартлады. Шәһәр башлыгы подъезд конструкцияләренең җимерелү куркынычы юклыгына инанды.
Кешеләрне фатирларына керткәннәр, йорт электр белән тәэмин ителгән. Өйнең әйләнә тирәсен җыештыра башлаганнар.
Фото: Чаллының МАКСтагы рәсми каналы
Искәртеп үтәбез, гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә ике кеше зыян күрде – фатирда яшәүче 50 яшьлек хатын-кыз, шулай ук аңа ярдәмгә килгән ЮХИДИ хезмәткәре. Прокуратура гадәттән тыш хәл факты буенча тикшерү башлады. Подъездда газ белән тәэмин итүне туктаттылар.
Фото: Чаллының МАКСтагы рәсми каналы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз