Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Менталь сәламәтлек» проекты кысаларындагы чаралар дәвам итә
Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә графика сәнгате буенча мастер-класс оештырылды. Дәресне Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Ирек Массаров үткәрде. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мастер-класста катнашучылар рәссамның уникаль авторлык алымнары белән таныштылар – аның эшләре гадәти ручкалар кулланып башкарылган. Практикада оста җитәкчелегендә алар графика сәнгате өлкәсендә практик тәҗрибә туплый алдылар, штрихлар һәм сызыклар ясау алымнары белән таныштылар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз