news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделевич: Сайлау участоклары кибет һәм транспортка караганда куркынычсызрак булачак

Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү көнендә сайлаучыларның температурасын үлчиләр һәм саклану чаралары бирәләр.

Менделевич: Сайлау участоклары кибет һәм транспортка караганда куркынычсызрак булачак
Владимир Васильев

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү вакытында кулланылачак иминлек чаралары коронавирус белән зарарлану куркынычын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк. «Минем тавыш» сайлаучылар онлайн-форумында Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, табиб-психиатр Борис Менделевич шундый фикер әйтте.

«Вирус йоктыру ихтималына килгәндә, бу көннәрдә сайлау участоклары иң имин урыннарның берсе булачак дип ышанып әйтә алам. Хәтта, кибеткә баруга яки җәмәгать транспортында йөрүгә караганда да куркынычсызрак булачак», — диде Борис Менделевич.

Искәртеп үтәбез, Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү вакытында Татарстанда сайлау участокларына керүчеләр бер үк вакытта 12 кешедән дә артмаска тиеш. Моннан тыш, тавыш бирүдә катнашучыларны шәхси саклану чаралары белән тәэмин итәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot