news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Менделеевта “Юниор” балалар ялы лагере старт алды
Карпов исемендәге химия заводының “Ык Тамагы” ял базасындагы бу лагерьда 73 үсмер ял итәчәк
Скопировать ссылку
(Менделеев, 18 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Менделеев районының Карпов исемендәге химия заводының “Ык Тамагы” ял базасындагы “Юниор” лагеренда балалар һәм аларның остазлары беренче смена ачылу турында рапорт бирде, дип хәбәр итә “Менделеев яңалыклары” газетасы.
Быел лагерьда 73 үсмер ял итеп, дүрт смена эшләячәк. Ял итәргә килгән балалар төрле конкурсларда, фестивальләрдә, спартакиадаларда җиңүчеләр, уку алдынгылары. Ташламалы юлламадан файдаланып, балалар Чулман ярындагы нарат урманында, табигать кочагында ял итү тәкъдимен рәхәтләнеп кабул иттеләр. Биредәге ял шартлары белән шәхсән танышу өчен лагерьга район башлыгы Рөстәм Гафаров та килде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галиева эгидасында “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” ААҖ профкомы рәисе Зөфәр Сәгъдиев һәм фонд бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәмәтшин, мәгариф һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре башлыклары Клавдия Смирнова һәм Александр Макаров, база директоры Алексей Гыйльметдинов һәм лагерь башлыгы Александр Оленев озата йөрде.
Территорияне һәм балалар урнашкан биналарны караганнан соң, вәкаләтле делегация традицион тантаналы линейкада катнашты. Өч отряд, строй белән атлап, спорт мәйданчыгына тезелде. Алып баручы Рөстәм Бикбов командасы буенча, командирлар рапорт бирде. “Юниор-2010” президенты Дмитрий Хәлиуллин флаг күтәрде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2