Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевскиның Сәйтәк авылы мәдәният йорты мөдире хәрбиләргә чәкчәк әзерләгән
Татарстанның Менделеевск районы ның ун еллыгын җырлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар турында аерым кайгырту белән билгеләп үттеләр.
Клуб мөдире Ясминнур Гыйззәтуллина бу көнне бөтен районнан, хәтта Удмуртиядән кунаклар җыеп кына калмады, алгы сызыкта торучыларга да бүләк әзерләде. Юбилей уңаеннан ул ун кап чәкчәк — һәр елга берәрне пешергән.
Ана кайгыртуы символына әверелгән татлы тәм-томны махсус хәрби операция хәрбиләренә җибәрәчәкләр.
«Үзләрен көткәннәрен, истә тотканнарын, яратканнарын сизсеннәр», – диде Ясминнур.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли. 4389 тонна ярдәм җыеп җибәрелде», - дип билгеләп үтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз