news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскиның «Атмосфера» гөмбәзе Россиянең рекордлар китабына кертелергә мөмкин

Менделеевскида «Пастернаков укулары» фестиваленә куелачак «Атмосфера» гөмбәзе Россия рекордлар китабына кертелергә мөмкин. Бу гөмбәз илнең хәзерге рекордсменыннан ике тапкыр зуррак булачак. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

«Без ачачак гөмбәз - глобаль мега проект. Россия Рекордлар китабы өчен җаваплылар безгә чыкты. «Әйдәгез рекорд куябыз» диләр. Бу мондый мәйданда ел әйләнәсе эшли торган беренче гөмбәз. Россиядә хәзерге вакытта эшли торган иң зур гөмбәз 400 кв. метр, ә бездә 706 кв. метр», — диде район башлыгы Радмир Беляев.

«Атмосфера» гөмбәзен ачу 23 августка планлаштырылган. Янәшәдә, паркта, 12 төрле арт-объект, шул исәптән төрле музыка кораллары урнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100