news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскилылар кв.метрына 76,11 сум түләячәк, казанлылар – 53,85 сум

Казан шәһәре Думасының 46 нчы сессиясендә киләсе елга торак-комуналь хезмәтләр тарифлары хакында сүз булды

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетының утырышлар залында мэр Илсур Метшин рәислегендә барган шәһәр Думасының чираттан тыш 46 нчы сессиясендә киләсе елга торак-комуналь хезмәтләр өчен тарифлар үзгәреше хакында сүз булды. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, бу мәсьәлә ТР Дәүләт Советы сессиясендә ТР Президенты тәкъдиме белән янә кузгатыла.

 

2010 елда күрсәтеләчәк торак-коммуналь хезмәтләр тарифлары буенча чыгыш ясаган шәһәрнең  ТКХ комитеты рәисе Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, тарифлар уртача 21 процентка артачак, ә торак-коммуналь хезмәтләр тарифлары составы һәм күләме республикада РФ законнарына ярашлатылган. Шулай да, “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе күрсәтә торган су бүленеше һәм су белән тәэмин ителеш хезмәтләренә тарифлар Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 16 ноябрьдәге 9865 нче карары белән расланган. Суга тарифлар быел тоннасына 11,72 сум дип каралган булса, киләсе елга – 13,45 сум, ягъни 15 процентка артачак.  Элеккеге елларда 25 процент чамасы арта иде, дип искәртеп, А.Фролов тарифларны “йөгәнләп” торуны “Водоканал”ның соңгы елларда куәтен арттыру өчен модернизацияләү, искергән җиһазларын алыштыруына бәйләп аңлата. Моннан тыш, бөтен шәһәрдә гомумйорт һәм фатирларда аерым хисап приборлары кую да чистартылган суны 30-40 процентлап янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк, дип саный ул.

 

Торактан кулланган өчен түләү күләме җирле үзидарә тарафыннан билгеләнә, ә Казанда ул Башкарма комитетның 26 ноябрьдәге 10325 нче карарында расланган. Аның нигезендә, күпчелек торак хезмәтләр киләсе елда 8 процентка артачак, шулай да, торак фондына капиталь ремонтка дигәне кв.метрына 5 сум тәшкил итәчәк, бу исә федераль стандартта регион өчен кабул ителгәннең иң югарысы санала. Шул рәвешле, ТР Хөкүмәте, “ТКХны реформалауга федераль ярдәм фонды” эшчәнлеген дәвам иттерәчәк  “Региональ фонд” пилот проектын гамәлгә ашырырга ниятли, чөнки республика үзе җыя алган кадәр суммада федераль акчага өмет итә ала. Хәзерге вакытта Казанда 1,5 мең йорт капиталь ремонтка мохтаҗ, быел 400 йорт капиталь ремонтланган. Эш болай уңышлы барса, Казанда 5 елда капиталь ремонт ясалып бетәчәк, дип ышандыра белгечләр. Казанда капиталь ремонтка җыеласы акча исә 2-2,5 млрд. сумга җитәчәк, ә финанс кризисына кадәр ул 1 млрд. сум булган. 

 

Лифтлардан кулланган өчен һәм аларга хезмәт күрсәтү, каты көнкүреш калдыкларын җыеп чыгару хезмәтләре өчен, фатирда күпме кеше яшәвенә карамастан, биләгән торакның гомуми мәйданына карап түләргә туры киләчәк: лифт өчен торакның кв.метрыннан 3,56 сум, ә чүп-чар өчен 1,73 сум алачаклар. Лифтлар мәсьәләсендә Казанда берничә еллык шул рәвешле эшләү тәҗрибәсе бар. Әйтик, “Азино-1” торак милекчеләр территориясендәге 60 процентка якын казанлының лифт өчен түләү суммасы кимегән, калганнарының, киресенчә, арткан. Бу исә фатирларда пропискага кергәннәрнең еш кына бөтенләй булмавы белән аңлатыла, чөнки, пропискада булмагач, 1 меңнән артык фатирга андый хезмәт күрсәтелмәгән дип саналган, акча да алынмаган, әмма ул әлеге фатирлар буш торган һәм торак-коммуналь хезмәтләрдән кулланмаганнар дигән сүз түгел, дип проблемага депутатлар игътибарын юнәлтте А.Фролов.

 

Халык өчен газ, электр энергиясе һәм җылылык өчен тарифларны исә ТР Тарифлар буенча комитеты хәл итә, ягъни бу муниципалитетлар вәкаләтендә түгел.   

 

Җыеп кына әйткәндә, Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар аена кв.метрга 53,85 сум тәшкил итәчәк, Яшел Үзәндә – 66,67 сум, Чаллыда – 70,54 сум, Лениногорскида – 72,85 сум, Чистайда – 73,01 сум, Менделеевскида – 76,11 сум, иң очсызы Түбән Камада – 44,79 сум; ә инде илнең Казан тирәсендәге сәнәгате алга киткән шәһәрләрдән Ижевскида – 54,08 сум, Саранскида – 55,57 сум, Самарада – 58,83 сум, Ульяновскида – 60,92 сум.

 

Депутатлардан сайлаучыларның республика буенча тарифлар структурасы аңлатмасы кызыксындыруы, массакүләм матбугат чараларында аны транспорт расписаниесе кебек үк ачык рәвештә бастырырга кирәклеге хакында фикерләр әйтелде. Мэр Илсур Метшин исә аны счет-фактура кәгазенең кире ягына бирү урынлырак дип санавын белдерде. Тагын “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең тарифлар мәсьәләсендә калькуляцияне шәрехләп бирүе кирәк, дигән тәкъдим белән чыгучы да булды.

 

Шәһәр Башкарма комитетына казанлыларга тариф сәясәтен аңлату эше йөкләнде, мэр И.Метшин депутатларны бу эштән читтә калмаска чакырды.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100