Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Менделеевскига керү юлында патриотик язу барлыкка килде
Менделеевскига керү юлында шәһәр исеме язылган стеланы яңарттылар, анда «Монда патриотлар яши» дигән язу барлыкка килде. Композиция урнаштыру инициативасын район башлыгы Радмир Беляев тәкъдим иткән. Бу хакта «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Менделеевскида битараф булмаган кешеләр яши, дип билгеләп үтте район җитәкчесе. Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә волонтерлар ярдәм итә, активистлар маскировка челтәрләре үрә һәм окоп шәмнәре ясый.
«Махсус хәрби операция башланганнан мобилизацияләнгәннәргә, аларның гаиләләренә һәм Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә 40 млн сумнан артык ярдәм җыйдык. Һәм шәһәргә килгән һәр кунак биредә патриотлар яшәгәнлеген белергә тиеш дип хәл иттек», - диде район башлыгы.
2023 ел Менделеевскида Патриотик тәрбия елы дип игълан ителде. Шәһәрдә һәм районда махсус операциядә ктанашучылар белән яшьләр очрашулары оештыралар, Җиңү көнендә Мәңгелек утны кабызу өчен Волгоградтан ут алып кайттылар, торак йортлардагы муралларны шулай ук патриотик темага багышладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз