Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевскидан үз теләге белән «Алга» батальонына кергән ир-атның бишенче баласы туган
Менделеевскидан «Алга» батальонына үз теләге белән кергән Урал Мәхмүтовның бишенче баласы - Ансария кызы туды. Бәхетле гаиләне бу вакыйга белән котларга администрация вәкилләре килде.
Фото: © Менделеевск районы
Баланың әти-әнисенә район һәм республика бүләкләрен, шулай ук Урал Мәхмүтовка районнан 20 мең сумлык сертификат тапшырдылар. Бу акча махсус хәрби операция зонасында ил мәнфәгатьләрен яклаучы һәр Менделеевск кешесенә түләнә.
Урал Мәхмүтов беренчеләрдән булып махсус операция зонасына үз теләге белән китте. Августта ул яраланган, аны хастаханәгә озаттылар. Бер ай хастаханәдә ятканнан соң, хәрби өенә кайтты. Бүген әти кешегә нәкъ менә кызын каршы алганда кайтып җитү бәхетенә иреште.
«Бу мизгелне бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Мәхмүтовлар гаиләсен кызлары тууы белән котлыйм. Ансария сәламәт бәхетле бала булып үссен! Әти-әниләргә ныклы сәламәтлек телим!» - дип котлады гаиләне Телеграм-каналында район башлыгы Радмир Беляев.
Яшь гаиләгә бүләк ителгән «Бала тартмасы»на яңа туган бала өчен кирәк-яраклар салынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз