news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскидан махсус хәрби операция зонасына 20 тонна гуманитар йөк озатканнар

Бүген Менделеевск районыннан махсус хәрби операция зонасына 20 тоннага якын гуманитар йөк озатканнар. Чираттагы партия составына махсус техника, генераторлар, автомобиль тәгәрмәчләре, пиломатериаллар, озак вакыт саклана торган азык-төлек, медикаментлар, хәрбиләр өчен шәхси посылкалар һәм башка кирәкле әйберләр кергән.

Гуманитар йөкне төяүдә волонтерлар, мәктәп укучылары, районның иҗтимагый оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Менделеевск районында яшәүчеләр хәрбиләргә даими рәвештә ярдәм күрсәтәләр.

Районда хәрбиләр һәм шефлыкка алынган территорияләр белән эш системалы нигездә оештырылган, дип билгеләп үтте Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров.

«Мин берничә тапкыр йөкне хәрбиләргә үзем илттем. Һәр сәфәрдә без хәрбиләр белән аралашабыз, һәм алар якташларына ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтәләр. Безнең хәрбиләр өчен моның никадәр мөһим икәнен аңлыйм. Без районда Ватанны саклаучылар һәм Татарстанга буйсынган төбәкләрдә яшәүчеләр белән системалы эш алып бардык. Узган ел 260 тоннадан артык гуманитар йөк озаттык», - диде Искәндәров.

Чираттагы гуманитар йөк партиясе район халкы, волонтерлар, предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмаларның уртак эше нәтиҗәсендә формалашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot