Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевскидан алгы сызыкка хәрбиләр өчен 20 тонна ярдәм китерделәр

Менделеевскидан алгы сызыкка гуманитар йөк уңышлы китерелде. Хәрбиләргә 20 тонна кирәкле ярдәм тапшырылды – «Буханка» һәм «Нива» автомобильләре, мотоцикллар, азык-төлек продуктлары, медикаментлар, маскировка челтәрләре, дроннарга каршы юрганнар, төзелеш материаллары, су һәм шәхси посылкалар.
Алгы сызыктан рәхмәт сүзләре белән фото һәм видеолар килгән инде – егетләр йөкне җыюда ярдәм иткән һәркемгә җылы сүзләрен җиткерә.
«Үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт – бу чын-чынлап берләштерүче эш! Без ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез. Безне яклаучылар булганда без янәшәдә булачакбыз һәм көчебездән килгән кадәр барысын да эшләячәкбез», – диде район җитәкчесе Роберт Искәндәров.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Фото, видео: Менделеевск районының матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз