news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида юлларны ремонтлауга 20 млн сум акча бүлеп бирелгән

Агымдагы елда юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү программасы кысаларында Менделеевскида 20 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчага шәһәрдә 6 объектны норматив хәлгә китерү эшләре башкару планлаштырыла. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» хәбәр итә.

«Бүгенге көндә Пастернак урамында ремонт эшләре тәмамланган, анда 1140 метр һәм Полевая урамында 237 метр юл ясалган.

Шулай ук подрядчы оешма өченче объектта — кече Нариманов урамы-Максим Горький урамы арасындагы тыкрыкта эшли башлады, 150 метр юлны төзәтү планлаштырыла», диелгән Менделеевск районы матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot