news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида яшүсмер полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән өчен суд каршында җавап тотачак

Менделеевскида яшәүче 16 яшьлек яшүсмер полиция хезмәткәренә карата көч кулланган өчен суд каршында җавап тотачак. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Тикшерү версиясе нигезендә, 25 мартта егет дуслары белән подъездда спиртлы эчемлекләр эчеп утырган. Аларны полиция хезмәткәрләре тапкан. Исерек яшүсмерләр качып китәргә булган. Шул вакытта 16 яшьлек гаепләнүче полиция хезмәткәрләренең берсенә карата көч кулланган.

Хәзер яшүсмергә срок яный. Җинаять эше судка җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100