news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида яшәүчеләр Татарстанның матурлыгы турында шигырьләр сөйләделәр

Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында «Минем яраткан шәһәрем» конкурсы узды.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Менделеевскида «Ушковские острова» паркында шигырь сөйләүчеләр арасында «Минем яраткан шәһәрем» конкурсы узды. Бу турыда «Менделеевск» мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Чарада катнашучылар танылган әсәрләрне генә түгел, үз шигырьләрен дә укыдылар. Бәйге Шәһәр көненә багышланган иде.

«Конкурс игълан иткәч, шунда ук анда катнашырга булдым. Шигырьне интернетта таптым, дөрес, авторын белмим. Әмма бу минем туган Татарстанга мөнәсәбәтемне үзгәртми. Мин үз шәһәремне һәм республикамны бик яратам», — дип сөйләде конкурсантларның берсе - 1нче мәктәп укучысы Ярослав.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100