news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида яшь педагог мошенникларга 1,5 млн сум күчергән

Менделеевскида яшәүче яшь педагог мошенниклар хәйләсенә эләккән һәм якынча 1,5 млн сум акчасын югалткан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Атна ярым дәвамында билгесез кешеләр 23 яшьлек укытучыга шалтыраталар, үзләрен Үзәк Банк һәм салым хезмәте хезмәткәрләре дип таныштыралар. Алар аны бурычы барлыгына һәм кемдер аның исеменнән кредит рәсмиләштерә алуына ышандыра.

Үгетләүләргә бирелеп, егет мошенниклар счетына 1 462 500 сум күчергән, аның 1,2 млн сумын кредитка алган. «Финанс консультантлар» элемтәгә чыгудан туктагач кына, ул үзенең афера корбаны булуын аңлаган.

Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100