Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевскида яшь армиячеләр яралы хәрбиләр өчен култык таяклары ясый башлаган

«Юнармия» хәрәкәтенең Менделеевскидагы җирле бүлеге махсус хәрби операциядә яраланган хәрбиләр өчен култык таяклары җитештерүне җайга салган. Мәктәп укучылары агач эшләнмәләр конструкцияли һәм әзерли, моның белән, нигездә, технология дәресләрендә шөгыльләнәләр. Бер атна эчендә ике-өч пар култык таягы ясыйлар, аларның саны инде унга җиткән.
Проектның инициаторы - «Без бергә» волонтерлар төркеме, ул Менделеевск районында махсус хәрби операция зонасы өчен гуманитар ярдәм җыюны оештыра. «Юнармия»нең җирле бүлекчәсе башлыгы Виктор Зеленцов җитәкчелегендә укучылар култык таяклары ясау процессын үзләштергән.
«Яшь армиячеләр култык таякларын мөстәкыйль рәвештә ясарга өйрәнә. Шул рәвешле, алар файдалы күнекмә ала һәм изге эшкә үз өлешен кертә. Барысына да рәхмәт», - дип белдерде Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак, быелның 3 мартында, Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз