Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевскида янгын сүндерүчеләр ут чыккан күпкатлы йорттан биш кешене коткарган
Менделеевскида Пушкин урамында урнашкан күпкатлы йортта янгын чыккан. Янгын чыганагы бишенче каттагы фатирда булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр махсус битлекләр ярдәмендә 5 кешене, шул исәптән 2 баланы баскыч белән йорттан алып чыккан.
Зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре ачыклаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз