Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Менделеевскида яңа производство ачыла
Менделеевскида яңа производство барлыкка киләчәк. Проектны гамәлгә ашыру «Менделеевск 2.0» сәнәгать паркы территориясендә планлаштырыла.
«Иристон Кама» заводы юллар, күперләр һәм җәяүлеләр өчен барьер-коймалар, башка металл корылмалар җитештерәчәк. Яңа производствода 30 эш урыны булдыру планлаштырыла. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Моннан тыш бетон җитештерү заводы да булачак. Предприятие белән район башлыгы Радмир Беляев һәм аның командасы танышты. Монда шулай ук тротуар плиткасы, вак таш, эре күзәнәкле бетон (бетон белән вак таш катнашмасы) әзерләү планлаштырыла. Хәзер завод Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты статусын алуга гариза әзерли.
Шулай ук тукымалы полипропилен капчыклар җитештерә торган «Кама-Сакс» ҖЧҖен дә карадылар. Анда 60 хезмәткәр эшли. Капчыкларның максималь җитештерү күләме 700 мең данә. Биредә җитештерү барышы һәм үсеш планы каралды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз