Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Менделеевскида яңа мәчетне җәй ахырында ачачаклар
Анда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз заллары гына түгел, ә укучылар өчен ислам нигезләре буенча уку сыйныфлары да булачак.
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Менделеевскида «Хөсәен» мәчетен ачу 2022 елның августына планлаштырыла. Бу хакта аппаратның беренче киңәшмәсендә район җитәкчесе Радмир Беляев хәбәр итте.
«Быел мәчетне эшләтеп җибәрү бурычы куела. Хәзер мәчетебезнең хәйриячелек эшенә, юл фондын, мәчет өчен керү юлларын карарга кирәк», — диде Беляев.
Менделеевскида яңа мәчеткә нигез тантаналы рәвештә 2018 елның 15 июнендә салынган.
«Хөсәен» мәчете төзелеп беткәч өч катлы таш бина булырга тиеш. Анда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз заллары гына түгел, ә укучылар өчен ислам нигезләре буенча уку сыйныфлары да булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз