Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Менделеевскида яңа автовокзал ачылды
Менделеевскида яңа автовокзал ачылды
(Менделеевск, 21 февраль, "Татар-информ", “Менделеевск яңалыклары”). Менделеевскида яңа автовокзал ачылды. Уңайлы шартларда рейсларны көтү өчен заманча бина 300дән артык кешене сыйдыра, дип яза mendeleevskyi.ru сайты.
Объектны төзү 2016 елның июнендә башланды һәм агымдагы ел башында эшләр төгәлләнде. Ике катлы бинаның фасады пыяладан, биредә якты һәм җылы. Шәһәрара һәм шәһәр яны автобуслары расписаниесе урнаштырылган, автобуслар көтү залы, капкалап алу һәм вокзалда буш вакытны үткәрү өчен махсус урын булдырылган . Эшләр “Төзүче” ҖЧҖ подряд оешмасы белән башкарылган. Директор Юнес Готин хәбәр итүенчә, тышкы челтәрләре белән бергә төзелешнең бәясе 23 миллион 500 мең сум тәшкил итә.
Яңа вокзалны тантаналы ачуга Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, ТР буенча Җәзаларны үтәү федераль службасы идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, район башлыгы Валерий Чершинцев килделәр.
– Һәр җыенда халык вокзалның кайчан ачылачагы белән кызыксынды. Ниһаять, февральнең бу көнендә шәһәр тормышындагы мөһим һәм истәлекле вакыйга булды. Төзелештә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез. Кулланышка тапшырылган вокзал – Менделеевскиның юбилей елында халыкка беренче бүләк, – дип билгеләде Валерий Сергеевич.
Объектны тантаналы ачу барышында район башлыгы эштә югары һөнәри осталыклары өчен “Төзүче”ҖЧҖ монтажлаучысы һәм балта остасы Николай Разживин һәм Павел Степановка Рәхмәт хатлары тапшырды.
“Менделеевск” автовокзалы ҖЧҖ директоры Светлана Шәйхнурова пассажирлар агымы көненә якынча 500 кеше булачагын хәбәр итте. Көн саен Казан, Ижевск, Киров, Пермь, Уфа, Самара, Әгерҗе, М.Пурга, Можга, Ува, Чаллы, Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Яшел Үзән, Чайковский, Воткинск, Вятка Аланы юнәлешләре буенча утызга якын рейс ясалачак.
– Менделеевлыларны яңа автовокзалда күрүемә шатмын. Компаниянең беренчел бурычы – халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм кулай транспорт мохиты булдыру. Без маршрутлар ихтыяҗлы булыр, дип ышанабыз. Пассажирларны көтәбез һәм аларга хәерле юл теләп калабыз, – диде Светлана Николаевна.
Вокзал ачылган көнне Менделеевск – Казан маршруты буенча беренче рейс юлга чыкты. Пассажирларга 50 процент ташлама тәкъдим ителде. Шәһәрлеләргә башкалага бару өчен билет бәясе нибары 200 сум булды.
– Элек мондый якты һәм җылы бина булмады, без кар һәм яңгыр яуганда да рейсны урамда көттек. Хәзер үзебездә генә билет алып, бернинди проблемасыз башка шәһәрләргә бару мөмкинлеге булдырылды. Уңайлы һәм кыйммәт тә түгел, – дип шатлыгын белдерде Раиса Куршакова.
– Вокзал шундый иркен, анда булу һәм карап йөрүе күңелле. Өшегән, такси чакырган вакытлар да булды, хәзер болар артта калды. Вокзал бик кирәк иде. Казанга беренче билетны алдым, исән-имин барып җитәрбез дип ышанам, – дип уртаклашты Бәъданур Габтенуров.
– Менделеевскига Пермьнән күчеп килдем, ләкин ике арада юлда еш булам. Барып кайту уңайсыз иде, ә хәзер анда да маршрут барлыкка килде. Яңа вокзал безнең ышанычны аклады, – ди Любовь Аликина.
Вокзалда аерым белешмәләр бүлмәсе каралмаган. Барлык кассалар да билет сата һәм тиешле мәгълүматны бирә. Якын көннәрдә авиа- һәм тимер юл кассаларын ачу планлаштырыла, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз