news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида «Хөсәен» мәчете янында мәдрәсә һәм парк барлыкка киләчәк

Менделеевскиның «Хөсәен» мәчете янында мәдрәсә һәм парк төзү планлаштырыла. Төзелешнең башлану вакыты әлегә билгеле түгел, чөнки алар хәйрия акчалары килүгә бәйле, дип сөйләделәр «Татар-информ»га хакимияттә.

Бизнесменнар һәм шәһәрнең битараф булмаган кешеләре дини корылма төзүгә үз өлешләрен кертәләр. Шушы көннәрдә район башлыгы Радмир Беляев мәчет төзүдә ярдәм күрсәткән бизнес-оешмаларга рәхмәт белдерде. Бер компания җитәкчесе Александр Мухин манарага тәрәзәләр куярга һәм яңа ишекләр урнаштырырга ярдәм итте.

Район башлыгы эшмәкәргә рәхмәт сүзләрен телеграм-каналда язды. «Мәчет күз алдында матурлана», - дип искәрткән ул.

Шулай ук быел мәчет янында асфальт юл һәм машина кую урыны барлыкка килде.

«Хөсәен» мәчете торак пункт территориясендә урнашкан. Менделеевскида яңа мәчет нигезе тантаналы төстә 2018 елның 15 июнендә салынды. Төзелеш тәмамлангач, мәчет өч катлы таш бина булырга тиеш. Анда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт заллары гына түгел, булачак укучылар өчен ислам нигезләре буенча уку сыйныфлары да булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100