Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевскида хәрбиләрнең хатыннарын һәм аналарын котладылар

8 Март алдыннан Менделеевскида хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм акциясе узды. Район башлыгы Радмир Беляев администрация вәкилләре белән махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары һәм әниләре янына барып, аларга рәхмәт һәм ихтирам белдерде.
Иң беренчеләрдән булып Николай Садовниковның әнисе Елена Константиновна, хатыны Надежда һәм кызы Ника җылы котлау сүзләре алды. Николай контракт буенча хезмәт иткән һәм узган елның декабрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.
«Николай турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк. Аның якыннары турында кайгырту - хәзер безнең бурычыбыз. Без геройларның батырлыгын хөрмәт итәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтергә тиеш», - диде Радмир Беляев.
Якын көннәрдә администрация вәкилләре хәрбиләрнең гаиләләренә баруларын дәвам итәчәк. Хәрбиләрнең туганнарына бәйрәм букетлары, азык-төлек җыелмалары һәм кирәкле товарлар сатып алуга сертификатлар тапшыралар.
Ә кичә мәдәният йортында Ватанны саклаучыларның хатыннарына, аналарына һәм кызларына багышланган бәйрәм концерты булды. Бу көнне рәхмәт рәхмәт сүзләре аеруча җылы яңгырады, аларның көче, сабырлыгы һәм ярдәмнәре бәһасез икәнен искәртте.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 8 Мартка багышланган чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга кушкан иде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә 38169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
Фото: ТР Менделеевск районы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз