Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевскида Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хәрбиләргә ике автомобиль озаттылар
Менделеевск районында район Советы депутатлары Константин Павлов һәм Эдуард Шәрәфиевнең тырышлыгы белән Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен ике автомобиль әзерләделәр.
Эдуард Шәрәфиев тырышлыгы белән беренче машинаны «Ветераннар» шәхси хәрби компаниясе өчен озаттылар. Икенче машина бер полкның сугышчыларына китте.
Менделеевскида махсус операция зонасына ай саен гуманитар ярдәм җибәрәләр. Бүгенге көндә 30 миллион сумга 80 тонна чамасы йөк озатылган инде.
Элегрәк Менделеевск районы делегациясе муниципалитет башлыгы Радмир Беляев җитәкчелегендә махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк китергән иде.
Кичә РФ Президенты Владимир Путин Украинада махсус хәрби операция башлануы турында игълан иткәнгә бер ел булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз