news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида узачак «Геройлар узышы»на 10 меңнән артык кунак килүен көтәләр

9 августта Менделеевскида «Дәверләр сугышы» Геройлар узышы»ның 2нче өлеше узачак. Чарага Россиядән һәм чит илләрдән 10 меңнән артык кунак килер дип көтелә. Район җитәкчесе Роберт Искәндәров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Менделеевск районында - 30 мең, ә Менделеевскида 23 мең кеше яши. Безгә «Геройлар узышы»н карарга 10 меңгә якын кунак (2,5 меңгә якын катнашучы һәм 7 мең тирәсе тамашачы) килә. Бу, әлбәттә, безнең шәһәр өчен зур вакыйга, һәм ул безгә туристларны җәлеп иткәндә зур нәтиҗә бирә», – дип искәртте ул.

Искәндәров шулай ук быел узышның федераль статус алуы турында сөйләде: Менделеевскида каршылыклар аша узышу буенча Россия Кубогы уйнатылачак. Кубок зачетында беренче урыннарны алган катнашучылар каршылыклар аша узышлар буенча Россия җыелмасына эләгә алачак. Финишка килеп җитүчеләрнең шулай ук 2026 елгы дөнья һәм Европа чемпионатларына квалификация алу мөмкинлеге бар.

Быел ярышлар 39 каршылыкны үз эченә алган яңартылган трассада узачак, ә аның озынлыгы - 12 чакрымга якын, дип сөйләде проект җитәкчесе Игорь Кактыш. Каршылыклар төрле чорларга бүленә - бер өлеше Татарстан, Менделеевск, Иске Бондюг һәм Казан тарихы турында сөйләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot