news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида Әтиләр советы вәкилләре балалар белән фермада булды

Балалар атларда йөрде, авыл сөтен эчте.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Менделеевскида Әтиләр советы вәкилләре балалар белән Песәй авылында фермада булды. Балалар атларда йөрде, авыл сөтен эчте, дип хәбәр итә “Менделеевск” мәгълүмат үзәге.

Соңгы ике айда Әтиләр советы эше җанланып киткән. Каенлык урманында булып, балаларны учак ягарга, палатка куярга да өйрәткәннәр.

Балалар иҗат үзәгендә уздырылган киңәшмәдә алга таба эш планнарын билгеләгәннәр. Алда хәрби-патриотик чаралар көтә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot