news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида терлек кышлату югалтусыз үткән

“Кама” колхозы” район хуҗалыклары, “Абалач” авыл хуҗалыгы берләшмәсендә күрсәткечләр узган елдагыдан яхшырак

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Терлекчелек хуҗалыкларында иң катлаулы чор – мөгезле эре терлекләрне кышлату ахырына якынлаша. Узган елгы аномаль җәйдә ул авыл хезмәткәрләре өчен бигрәк тә катлаулы булды. Мондый шартларда хуҗалыкларда мөһим бурыч – малларның баш санын саклап калу һәм сөт җитештерү дәрәҗәсен киметмәүне тәэмин итү.
– Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы безгә зур ярдәм күрсәтте, азыкның яртысы диярлек дәүләт дотацияләренә сатып алынды, – дип билгеләп үтә авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Фәүзәт Мөфтиев. – Шәһәр һәм район башлыгы Таһир Хөрмәтуллинның да булышлыгы булды, ул Менделеевскида эшли башлаганының беренче көннәреннән ук авыл хуҗалыгы мәсьәләләрен шәхси контроленә алды. Терлекләрне җәйге лагерьга чыгарганчы азык запасы җитәрлек һәм кышны уңышлы чыктык дип ышаныч белән әйтә алабыз.
Фәүзәт Фәрхәтович әйтүенчә, “Кама” колхозы” район хуҗалыклары арасында сөт җитештерү буенча алдынгы, “Абалач” авыл хуҗалыгы берләшмәсе – икенче, “Победа” өченче урында. Беренче ике хуҗалыкта күрсәткечләр узган елдагыдан яхшырак. Сөт сату буенча алар шулай ук алдынгылар рәтендә, “Мөхәммәтгалиев” крестьян-фермер хуҗалыгы өченче урында.
– Быел терлек азыгы сатып алу өчен чыгымнар күп булды. Бәяләр кискен күтәрелде, – дип сөйли “Мөхәммәтгалиев” фермер хуҗалыгы директоры Илшат Мөхәммәтгалиев. – Якын киләчәктә ашлама һәм ягулык сатып алуны планлаштырабыз. Кредит алу мәсьәләсе катлаулырак. Документлар әзер, залог бирелгән, ә Россия авыл хуҗалыгы банкы акча бирми. Крестьян-фермер хуҗалыгындагы 1100 баш мөгезле эре терлекнең 505е – савым сыерлар. Рационда коры җәйгә карамастан ферма хезмәткәрләре әзерләгән сенаж, сатып алынган печән, фураж, салам бар. Минераль өстәмә рәвешендә акбур бирелә, кышкы чорда аларга кальций да кирәк.
Фермада бозауласы сыерлар өчен аерым урын җиһазланган, анда җылы һәм чиста. Узган ел бокслар төзегәннәр, яңа бозаулаган сыер бозавы белән биш тәүлек асрала.
– Мәшәкатьләр җитәрлек, – ди үз эшенең остасы Нәфисә Насретдинова. – Безнең фермада һәркем бер-берсен алыштырырга сәләтле, тату эшлибез, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Сыер да савабыз, бозаулар да карыйбыз, азыгын да вакытында өләшәбез, асларын да җыештырабыз.
– Безнең маллар – сәламәт. Бу – дөрес тукландыру һәм яхшы тәрбияләү нәтиҗәсе, – дип өсти ветеринария табибы ярдәмчесе Азат Яраханов.
Һава шартлары проблема өсти. Фермага кар суы керә, аны һәр көнне махсус техника белән суырталар, дип хәбәр итә “Менделеев яңалыклары”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100