news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы башланды

Менделеевскида «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы башланды
«Татар информ», Зөлфия Шәвәлиева

Менделеевск шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы башланды. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Менделеевск муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев, «Аммоний» заводының коммерция директоры Дмитрий Чукомин, Менделеевск шәһәренең икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов катнаша.

Бүген, «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумның икенче көнендә, катнашучылар Менделеевск районына килде. Делегатлар муниципаль районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләре белән танышты. Сәнәгать объектларын карау һәм өйрәнү бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә.

Пленар утырышта канашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын кабул иткән өчен Менделеевск шәһәренә зур рәхмәт. Без монда булуыбызга бик шат. Форум кичә эшен башлап җибәрде, өч көн безнең делегатлар Татарстан белән танышып, киләсе хезмәттәшлек турында фикер алышачак», – диде ул.

Форум 16-18 ноябрь көннәрендә үтә. Анда Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм 13 чит илдән вәкилләр катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot