news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида Татарстан халыклары ассамблеясының күчмә утырышы узды

Татарстанда бишенче Халыклар дуслыгы йорты ачылу әлеге чарага багышланды

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Менделеевскида Татарстан халыклары ассамблеясының күчмә утырышы узды, аны ассамблея рәисе - республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән узара хезмәттәшлек бүлеге хәбәр итә.

Капиталь ремонтланган район Мәдәният йорты бинасында Татарстанда бишенче Халыклар дуслыгы йорты ачылу әлеге чарага багышланган иде. Анда  татар, рус, удмурт, керәшен, мари һәм башка милләтләрнең 8 милли-мәдәни мохтарияте вәкиллекләре урнашкан. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та катнашты.

Утырыш башланганчы, Фәрит Мөхәммәтшин С.Гассар исемендәге район Мәдәният йортының икенче катында урнашкан Халыклар дуслыгы йортының яңа кабинетлары һәм заллары мөмкинлекләре белән танышты.

Татарстандагы  Милли-мәдәни мохтарият вәкилләре һәм республика муниципалитетларындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өчен җаваплы затлар җыелган утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Милләтләре ассамблеясының күчмә утырышлар форматы үзен яхшы яктан күрсәтүен билгеләп үтте: алар Алабуга, Әлмәт, Тәтеш, Түбән Кама, Яшел Үзәндә узган. Аларның максаты -  районнарның ТР Дәүләт милли сәясәте концепциясен тормышка ашыру буенча башкарган эшләрен һәм тәҗрибәсен күрсәтү.

Ассамблея рәисе ассызыклаганча, милли-мәдәни мохтариятләрнең роле арта бара: хәзер ул республика халыкларының мәдәни традицияләрен саклап калуга гына кайтып калмый, ә килгән мигрантларның адаптацияләүгә дә кагыла.

"Быел Идел буе федераль округында мигрантларның саны 1 миллион 74 мең кешегә җитте, шул ук вакытта чит ил гражданнарының күпчелеге, 60 проценттан артыгы, Татарстан белән Башкорстан өлешенә туры килә. Бездә 10 айда якынча 150 мең кеше исәпкә бастырылган, 65,2 меңе яши, ә күпләре теркәлми дә", - дип статистика мәгълүматларын китерде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин республика халкына Украина качакларына аңлау белән карарга өндәде, алар арасында рус, украин, кырым татарлары да бар. Республикада аларның саны 1,5 мең кешегә җиткән.

Утырыш барышында Менделеевск районының ТРда Дәүләт милли сәясәте концепциясен тормышка ашыру буенча эше турында район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, муниципалитетта, нигездә, татарлар яши һәм биредә алар - 52,7 процент, руслар - 35,6, удмуртлар - 4,4, керәшеннәр - 4,3, марилар - 4 процент. Районда милли бәйрәмнәр, концертлар һәм башка мәдәни чаралар үткәрелә.Укыту процессы ике дәүләт телендә алып барыла. 

Татарстан халыклары ассамблеясы республиканың барлык милли-мәдәни мохтариятләренең интернет-ресурсларын берләштерүче бердәм портал ачкан, ул 35 телдә эшли. Күчмә утырышта портал турында Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сөйләде.

Утырышны тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан горурланган дуслык һәм тынычлык бер мизгелдә генә ирешелмәгән, ә гасырлар буе тупланган, дип билгеләп үтте. Замандашларның һәм киләчәк буыннарның бурычы - әлеге байлыкны саклап калу. "Республикада милләтара мөнәсәбәтләр, төрле низагларны кисәтү өлкәсендә эшләүнең иң яхшы формалары табылган. Без бик тә мөһим эш белән шөгыльләнәбез", - дип ассызыклады ТР парламенты спикеры.

Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.                          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100