news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида шәһәрнең беренче татар гимназиясе эскизларын күрсәттеләр

Менделеевскида шәһәрнең беренче татар гимназиясе эскизларын күрсәттеләр
Фото: Радмир Беляев телеграм-каналы

Менделеевскида «Мирас» татар гимназиясен төзү проектын гамәлгә ашыра башладылар. Ул капиталь ремонт башланган 7 нче шәһәр мәктәбе базасында ачылачак. Эшләрне башкаруга 89 млн сум акча бүлеп бирелә. Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев үзенең социаль челтәрдәге битендә эскизлар белән уртаклашкан.

«Ремонтны быел сентябрьдә тәмамларга ниятлиләр. Бу Менделеевскиның беренче татар гимназиясе булачак. Бигрәк тә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында (Татарстанда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән игълан ителде — иск. Т-и), туган телләрне саклау һәм үстерү темасына зур игътибар бирү безнең өчен мөһим», — дип билгеләп үткән Радмир Беляев.

Фото: © Радмир Беляев телеграм-каналы

Төзүчеләр бинаның эчке өлешен тулысынча яңартачак, спорт залын ремонтлаячак, тәрәзә һәм ишекләрне алыштырачак, янәшәдәге территорияне төзекләндерәчәк һәм фасадны тышлаячак, дип ниятләнә.

Фото: © Радмир Беляев телеграм-каналы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100