news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида шәһәрнең барлык мәктәпләрендә бадминтонны үстерергә планлаштыралар

Менделеевскида шәһәрнең барлык мәктәпләрендә бадминтонны үстерергә планлаштыралар

Менделеевск районында бадминтонны үстерү чаралары гамәлгә ашырыла башлады. 1нче номерлы мәктәптә спорт залында ремонт ясалганнан соң яңа секция ачылды. Анда балалар һәм яшүсмерләр шөгыльләнәчәк.

Проектны Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров һәм партнер предприятие җитәкчесе рәсми рәвештә ачып җибәрде. Биредә беренче чара буларак бадминтон буенча мастер-класс үтте.

Роберт Искәндәров билгеләп үткәнчә, Татарстанда бу спорт төренә карата кызыксыну арта. Яңа мәйданчыклар булдыру халыкның ихтыяҗына җавап бирә.

«Бу спорт төре күпләрне мавыктырыр, кортлар саны артыр, дип өметләнәбез. Без районда бадминтон белән шөгыльләнү өчен аерым бина һәм барлык кирәкле шартлар булдырырга тырышачакбыз», - дип белдерде «Аммоний» предприятиесе генераль директоры Дмитрий Макаров.

Киләчәктә Менделеевскида шәһәрнең барлык мәктәпләре базасында бадминтон секцияләре ачарга планлаштыралар. Февральдә район башлыгы Татарстан Спорт министрлыгы һәм республиканың Бадминтон федерациясе җитәкчелеге белән очрашачак. Очрашуда әлеге юнәлешне алга таба үстерү һәм шәһәрдә республика спорт мәктәбе филиалын ачу мөмкинлеге турында фикер алышачаклар.

Фото, видео: ТР Менделеевск районы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot