Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевскида «Оч» остазлык проекты старт алды
Менделеевскида «Атмосфера» гөмбәзендә 35 яшькә кадәрге педагоглар, директорларның уку эше буенча урынбасарлары һәм чакырылган экспертлар җыелды. Мондый формаль булмаган киңлек очраклы сайланмаган: ул ачыклык, фикер иреклеге һәм яңа профессиональ биеклекләргә әзерлекне символлаштыра, дип хәбәр итә «Менделеевск яңалыкларф».
Очрашуның модераторы «Мирас» татар гимназиясе директорының тәрбия эше буенча урынбасары Кристина Пантелеева булды.
Спикерлар булып район мәгариф системасының алдынгы профессионаллары чыгыш ясады: Россия мәгариф профсоюзының Менделеевск территориаль оешмасы рәисе Надежда Абрамова, «Авыл лидерлары-2025» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе, «Мирас» татар гимназиясе директоры урынбасары Земфира Сидорова, Яшь педагоглар советы рәисе, 1 нче мәктәп укытучысы Никита Гудовский, 3 нче химия-технология лицее укытучысы, төрле профессиональ конкурслар һәм грантлар җиңүчесе һәм призёры, блогер Олеся Миронова, «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Иван Лукьянов, «Менделеевск үзәнлеге» балалар-яшүсмерләр үзәге директорының тәрбия эше буенча урынбасары Ксения Шалаумова һәм «Тургай» балалар бакчасы мөдире Алсу Шәрифуллина.
Конференциянең төп темалары – яшь белгечләргә ярдәм итү, заманча санлы инструментлар, педагогның социаль челтәрләрдә эше, грант хәрәкәте һәм креатив фикерләү, шулай ук профсоюз ярдәмнең практик чаралары, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз