Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевскида мобилизацияләнүчеләрнең әниләренә багышланган баннерлар барлыкка килде

Әниләр көне уңаеннан Менделеевскида шәһәр буйлап мобилизацияләнгән гражданнарның әниләренә багышланган баннерлар урнаштырдылар. Район башлыгы Радмир Беляев үзенең телеграм-каналында шуның кадрлары белән уртаклашкан.
«Бүген балаларын махсус операция зонасына озаткан әниләргә аерым кайгыртучанлык күрсәтәсе килә һәм күпләр бу фикерне хуплар дип уйлыйм. Йорт фасадларында пәйда булган һәм тагын барлыкка киләчәк әлеге сүзләр сезнең һәрвакытта да безгә таяна алуыгызны искәртеп торсын иде», - дип язган Менделеевск районы башлыгы.
Ул шулай ук көмеш волонтерларга һәм графиклары тыгыз булуга да карамастан, мобилизацияләнгән гражданнар, аларның гаиләләренә ярдәм итәргә көч һәм вакыт табучы барлык әниләр һәм әбиләргә рәхмәт белдерде. Көмеш волонтерлар мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә хуҗалык эшләрендә ярдәм итә, шулай ук балаларын караша. Моннан тыш, шәһәрдә маскировка челтәрләре үрүче иреклеләр «Талантлылар» клубы тирәсендә берләшкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз