Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Менделеевскида «Мирас» татар гимназиясе төзелешенә 89 млн сум тотылачак
Яңа уку елында Менделеевскида яңа белем бирү учреждениесе - «Мирас» татар гимназиясе ачылачак. Хәзер гимназия булачак 7нче мәктәп базасында реконструкция уза. Бу максатларга 89 млн сум акча җибәрелгән. «Татар-информ»га район матбугат хезмәтендә шул хакта сөйләделәр.
Хәзерге вакытта төзүчеләр бөтен эчке өлешне яңарта, спорт залны ремонтлый, якын киләчәктә тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштыру, янәшәдәге территорияне төзекләндерү, фасадны буяу планлаштырыла. Эшләр ноябрь башында тәмамланыр дип көтелә.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм республика халыкларының телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов татар гимназиясе концепциясе белән танышты. Аны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәис Нәҗипов тәкъдим итте, шулай ук төзелеш барышын бәяләде.
Гимназия 264 баланы кабул итәчәк, штатка 20 педагог һәм остаз булачак.
Өстәмә дәресләрдән монда җомга мәктәбе эшләячәк, аны хәзрәт алып барачак. Габдулла Тукай исемендәге әдәби мәктәптә язучы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафин чыгыш ясаячак. «Мирас»та шулай ук милли көрәш секциясе дә эшләячәк.
Марат Әхмәтов булачак гимназия бинасын карап йөргәндә биналарның эчке җиһазларына да игътибар итәргә кушты.
«Эчендә татар рухы булырга тиеш, бу милли мәктәп. Диварларны буш калдырырга ярамый», - дип йомгаклады Марат Әхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз