news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида «Мирас» гимназиясендә Сабантуй узды

Менделеевскида «Мирас» гимназиясендә Сабантуй узды
Фотоны Рафис Миннәхмәтов тәкъдим итте

17 июньдә Менделеевскида «Мирас» татар гимназиясендә шәһәр мәктәпләре катнашында Сабантуй үтте. Бәйрәм яшьләрне милли традицияләр рухында тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.

Чараны «Терәк-Опора» фонды ярдәме белән «Мирас» гимназиясе оештырды.

Бәйрәмне «Терәк-Опора» Президиумы рәисе Мансур Хашимов ачып җибәрде. Ул Сабантуйның яшьләр тәрбиясендәге әһәмиятен билгеләп үтте.

Кунаклар һәм катнашучылар өчен Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев чыгыш ясады. Ул балалар өчен мастер-класс та үткәрде.

Фотоны Рафис Миңнәхмәтов тәкъдим итте

Бәйрәмдә төрле уеннар һәм ярышлар оештырылды. «Мирас» гимназиясе директоры Рафаэль Хаматшин катнашучыларны котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды. Ул Сабантуйның традициягә әверелүен һәм киләсе елда да уздырылачагын әйтте.

Бәйрәм милли рухны ныгыту һәм балаларда гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү өчен мөһим вакыйга булды.

Рафис Миннәхмәтов

news_right_1
news_right_2
news_bot