news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида махсус операциядән ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу узды

ТР Менделеевск районы матбугат хезмәте

Менделеевск шәһәре администрациясендә район җитәкчелеге махсус операциядән ялган кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ»га районның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Очрашуда хәрбиләр Совет аппараты җитәкчесе Ришат Нәфыйков, районның хәрби комиссары Сергей Залуженко, район прокуроры ярдәмчесе һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлек җитәкчесе белән аралашты.

Мобилизацияләнгән хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Шулай ук нинди өстәмә ярдәм кирәк булуы турында да фикерләштеләр.

Хәрби комиссар хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алу тәртибен аңлатты. Очрашу ахырында хәрбиләргә  пятиточечниклап тапшырдылар.

Хәрбиләр махсус операциядән ялга март уртасында кайта башлады. Хәрбиләрне ялга җибәрү турында Россия Президенты Владимир Путин йөкләмә бирде. Ул хәрбиләр ярты елга бер тапкыр кимендә 14 көн ял (кайту-китү көннәрен кертмичә) итәргә тиеш диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100