Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевскида махсус операциядә катнашучы истәлегенә мемориаль такта ачтылар

Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Александр Козырев истәлегенә Татарстан Менделеевск районының Песәй мәктәбендә мемориаль такта ачылды. Бу хакта район башлыгы Радмир Беляев Телеграм-каналында хәбәр итте.
«Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен рядовой Козырев Александр Юрьевич үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Аның турында хәтер мәңге яшәячәк», - дип язган Беляев.

Фото: Менделеевск районы матбугат хезмәте
Искәртик, агымдагы елның октябрендә хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган Олег Леонтьевка районның Монашев урта мәктәбендә мемориаль такта ачтылар.
Россия Федерациясе Президенты карары белән рядовой Леонтьев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Украинада махсус хәрби операция 2022 елның 24 февраленнән бирле уздырыла. Аны РФ Президенты Владимир Путин башлап җибәрде. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз