news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида махсус операция хәрбиләренең гаиләләре өчен кулинар мастер-класс узды

Менделеевскида махсус операция хәрбиләренең гаиләләре өчен кулинар мастер-класс узды

Менделеевскиның заманча компетенцияләр үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм «Без бергә» инициатив төркеме волонтерларының гаиләләрен берләштергән кулинария мастер-классы узды.

Чараны «Без бергә» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе һәм Менделеевск районында Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты вәкиле Марина Глебова оештырды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Без катлаулы вакытларның җәмгыятьне берләштерүен күрәбез. Татарстанлылар йөрәк кушуы буенча хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтәләр, фронт һәм шефлыкка алынган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежной өчен гуманитар ярдәм җыялар. Барыгызга да бу мөһим эш өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде ул.

Фото: ТР Менделеевск районы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot